САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Сарманга игелек десанты төште

Бүген Сарманда “ЯҢА ТОРМЫШ” хәйрия проекты әгъзалары булып китте.

Алар район үзәк хастаханәсе балалар тудыру йортына өч датчиклы, арбалы “УЗИ” аппараты тапшырдылар.
Проектны оештыручыларның берсе – безнең якташыбыз Камилә Сагындыкова.
- Әлеге проектны без “Тормыш азбукасы” хәйрия фонды белән берлектә оештырдык. Безнең максат – Сарман районы һәм Әлмәт шәһәре балалар тудыру йортларына медицина диагностикасы җиһазлары белән ярдәм итү. Игелекле кешеләр булышлыгы белән 880 000 сум акча җыйдык. Әлмәткә билирубинны үлчәү аппараты алдык, ә Сарманга – “УЗИ” җиһазы. Ни өчен Сарманны һәм Әлмәт шәһәрен сайладык соң? Сарман – минем туган районым. Аннан соң, шактый зур Сарман районында да, Әлмәт шәһәрендә дә балалар тудыру йорты – берәр генә, - ди Камилә.
Моның тагын бер сере бар: Лилия Харисовна – Камиләнең “кендек әбисе” дә. Камиләне, якты дөньяга аваз салуга, иң беренче булып кулына нәкъ менә Лилия ханым алган.
Җиһазларны хәйриячеләр кулыннан район үзәк хастаханәсе баш табибы Айрат Галимов, аның дәвалау эшләре буенча урынбасары Лилия Биктимерова, кадрлар бүлеге начальнигы Кифая Галиуллина кабул итеп алдылар.
Зөлфия Шәрипова язмасы һәм фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев