САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Сарманда Яңа ел чыршысы “ачык” дип игълан ителде

Бүген – 27 декабрь көнне район үзәгендә “Шатлык-куанычларың белән кил син безгә, Яңа ел!” дигән Яңа ел чыршысын ачу тантанасы үткәрелде.

Сарманлылар иң элек Кыш бабайлар һәм Кар кызлары парадын карадылар. Соңыннан бәйрәм үзәк Ял паркында дәвам итте. Анда катнашучыларны район башлыгы Фәрит Хөснуллин сәламләде.
- Узып баручы ел истәлекле вакыйгаларга бай булды. Театр елы уңаеннан район мәдәният йорты каршында эшләп килүче театр коллективы республика күләмендәге бәйгедә катнашып, гран-прига лаек булды. Сарман аграр көллияте студентлары, республика данын читтә дә танытып, районның абруен тагы да күтәрделәр. Ә киләсе ел мөһим вакыйгаларга тагы да баерак булачак. Без Күсе елында ТАССРның - 100, районның – 90, Бөек Җиңүнең 75 еллыгын билгеләп үтәчәкбез. 2020 елда шулай ук Россия Федерациясе субъектларының дәүләт властьларына һәм җирле үзидарә органнарына сайлаулар үтәчәк, - диде ул.
Район башлыгы Яңа елга хәзерлек буенча тырыш хезмәт куйган оешмаларга һәм аерым кешеләргә Рәхмәт хатлары тапшырды, итекле футбол бәйгесендә җиңгән гаиләләрне бүләкләп үтте. Тамашачылар игътибарына шулай ук театральләштерелгән тамаша тәкъдим ителде. Бәйрәм флешмоб, күмәк биюләр һәм уеннар белән дәвам итте.
Зөлфия Шәрипова язмасы һәм фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев