САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Сарманда мөмкинлекләре чикләнгән гражданнар ярыштылар

Бүген Сарманда физик мөмкинлекләре чикләнгән гражданнар арасында автомобиль йөртү осталыгы бәйгесе үтте. Анда терәк-хәрәкәт аппараты авыруларыннан интегүче кешеләр катнаштылар.

Аларны район ЮХИДИ бүлекчәсе начальнигы Николай Самойлов, Сарман районында «Юл хәрәкәте иминлеге» дәүләт бюджет учреждениесе бүлекчәсе начальнигы Алсу Ситдыйкова, район ветераннар Советы һәм инвалидлар җәмгыяте рәисе Асыляр Харисов, ДОСААФның территориаль бүлеге җитәкчесе вазифаларын башкаручы Айдар Шәймөхәммәтов сәламләделәр, аларга уңышлар теләделәр. «Җәлил чаткылары» берләшмәсе әгъзасы — Иске Минзәләбаш авылыннан Рәис Кәлимуллин шигырен дә укып китте.

Иң элек катнашучылар «Юл кагыйдәләре белгечләре» этабында көч сынаштылар, аннан соң "Транспорт чарасын автошәһәрчектә йөртү«гә күчтеләр. Нәтиҗәдә җиңүче булып Петровский Завод авылыннан Илгиз Шаяхмәтов танылды. Ләке авылыннан Илдус Әгъләмов — икенче, Чукмарлы авылыннан Мисбах Ризатдинов өченче урыннарда урнаштылар. Киләсе елның январендә 90 яшен тутыручы Кормаш авылыннан Гомәр Миңнегалиев ярышларның иң өлкән катнашучысы булды.

Җиңүчеләрне һәм призерларны, барлык катнашучыларны район башлыгы Фәрит Хөснуллин, Асыляр Харисов, «Бердәм Россия» сәяси партиясенең Сарман җирле бүлекчәсе башкаручы сәркатибе Айназ Сафина бүләкләделәр, аларга грамоталар һәм истәлек бүләкләре тапшырдылар.

Тулырак язманы район газетасының алдагы саннарыннан укый алачаксыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев