САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Сарманда ГТГО мәйданчыгы сафка басачак

.

Район үзәгендәге “Дулкын” бассейны артында спорт мәйданчыгы төзелешенә күпләр игътибар иткәндер. Биредә “Демография” милли проекты кысаларында гамәлгә ашырыла торган “Спорт – тормыш нормасы” федераль проекты кысаларында ГТО нормаларын бирүгә әзерләнү һәм тапшыру өчен махсус мәйданчык төзелә. 2020 елда мондый мәйданчык республиканың 9 районында, шул исәптән бездә дә сафка басачак. Район Башкарма комитетының Яшьләр эшләре, спорт һәм туризм бүлегеннән алынган мәгълүматларга караганда, бу мәйданчык һәркем өчен ачык булачак, анда һәркем үзе теләгән вакытта шөгыльләнә алачак. Шунысын да әйтергә кирәк, мәйданчык теләсә-нинди һава шартларында шөгыльләнү өчен җайлаштырып төзелә. Ул шушы араларда файдалануга тапшырылачак.
Зөлфия Шәрипова язмасы

ФОТО:https://vk.com/public192401455?w=wall-192401455_1057

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев