САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Сарман аграр көллиятендә «БИТУМ» интеллектуаль уены үткәрелде

Студентларның һәм эшләүче яшьләрнең интеллектуаль төрдәге буш вакытларына кызыксыну уяту, яшьләрнең иҗади потенциалларын ачыклау һәм бүләкләү, дуслык мөнәсәбәтләрен оештыру, киңәйтү максатыннан, әлеге уен районда беренче тапкыр узды.

Уенның оештыручысы булып, “Татарстан Республикасының аграр яшьләр берләшмәсе” регонара иҗтимагый оешманың район бүлеге тора. Уен 10 һәм 20 сораулы 4 турдан торды: картиналы сораулар, логик фикерләүле, музыкаль һәм тематик юнәлештә. Командаларның киң белемле булуларын, зирәклекләрен сынадылар, җавап бирү өчен, һәр этапта билгеле бер вакыт бирелде. Һәр тур саен, хөкемдарлар нәтиҗә чыгардылар. Аларга Дипломнар һәм истәлек бүләкләрен район Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Индира Сәхипова тапшырды. Беренче урынны укытучылар составыннан торган “Югары лига” командасы алды. Икенче урын - 61 төркем студентларының “Эрудит” командасында, өченче урынга 55 төркем студентларының “Квант” командасы лаек булды. Дүртенче урынны яулаган 51 төркем студентларының “Агротех” командасына Индира Сәхипова махсус бүләк әзерләгән иде. Шулай ук уенны карарга килгән Сарман урта һәм гимназия укучылары да, сорауларга дөрес җавап биреп, бүләкләр алдылар. Уен барлык катнашучыларда зур кызыксыну уятты. 
Гөләндәм Хәлиуллина фотолары һәм язмасы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев