САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

«СалаваTik«лар 5 миллионнан артык карау җыйды

Татарстан Республикасында зур популярлык казанган «СалаваTik» вокаль төркеме YouTube та 5 155 634 карау җыйды.

«СалаваTik» проекты 2021 елдан Татарстан Республикасы Рәисе каршындагы Татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе ярдәме белән тормышка ашырыла башлый. Әлеге җырлы-биюле проектның нигезендә үсеп килүче буынга татар телендәге җырларны бүгенге заман баласы телендә җиткерү, аңлаешлы формада өйрәтү һәм таныту ята. 2021 елда башланып киткән проект кысаларында барлыгы 59 җыр яздырылды, һәрберсенә видеолар төшерелде. Әлеге видеолар YouTube та барлыгы 5 155 634 карау җыйды!

Проект кысаларында, буыннан-буынга сакланып килә торган татар халык җырлары белән беррәттән, халык арасында популяр булган, бигрәк тә балаларда кызыксыну уяткан эстрада җырлары, танылган автор-композиторларның уртак хезмәт җимешләре дә башкарыла. "СалаваTik«лар башкарган җыр тестлары һәм ноталары ай саен «Салават күпере» журналында басылып килә.

"СалаваTik«лар нәни дусларына дистәләгән концертлар, ишегалды бәйрәмнәре оештыра, шәһәр һәм республика чараларында чыгыш ясый. 2024 елның иң башында — 15 нче гыйнварда сәгать 19.00 дә «Чулпан» мәдәният үзәгендә (Казан шәһәре, Җиңү проспекты урамы, 48 А йорты) үтәчәк Яңа ел концерты да — "СалаваTik"лардан балаларга зур бүләк. Җырлы-биюле мультимедиа әкият нәни дусларыбыз күңеленә хуш килер дип өметләнәбез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев