САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Рөстәм Миңнеханов 11 яшьлек казанлының хыялын чынга ашырачак

Республика җитәкчесе “Теләкләр елкасы” дигән хәйрия акциясендә катнашты.

Бүген республиканың Дәүләт Советында шул исемдәге Яңа ел алды акциясе үткәрелә. Ул республикада булдырылган “Минем белән бергә хыяллан” исемле Бөтенроссия хәйрия проекты кысаларында уздырыла. Анда Президентыбыз белән бергә республиканың Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев һәм парламент башлыгы Фәрит Мөхәммәтшин да катнашалар.
Быел Дәүләт Советының йомгаклау утырышы алдыннан парламент фойесында елка урнаштырдылар. Аны уенчыклар һәм балаларның теләкләре язылган открыткалар белән бизәделәр. 11 яшьлек Казан малае Әмирхан Садыйков апасы белән бергә вертолетта очарга теләвен язган. Рөстәм Миңнеханов аның бу хыялын тормышка ашырырга ярдәм итәчәк. Фәрит Мөхәммәтшин 7 яшьлек Әмир Фәйзрахмановка тимер юл һәм “Лиллабу” серияле поезд бүләк итәчәк. Ә Минтимер Шәймиев 17 яшьлек үсмергә ноутбук тапшырачак.
”Елкаларда төрле – инвалид, ятим, аз керемле гаиләләрдә яшәүче балаларның теләкләре эленеп тора. Һәркем бу теләкне тартып алып, аны үти ала. Ил күләмендә быел мондый теләкләр – 7,5 мең, ә республикада – 200 тирәсе”, - диде “Минем белән бергә хыяллан” проекты җитәкчесе Тимур Сафин.
Аның сүзләренә караганда, узган ел ике мең теләк үтәлгән. Мондый елкалар төрле корпорацияләрдә, субъектларда, хакимиятләрдә пәйда була. Февраль ахырында күпме теләк үтәлгәнлеге турында нәтиҗә ясарга мөмкин булачак икән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев