САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Россиядә 25 яшьтән кечерәк кешеләргә кредит бирүне чикләргә тәкъдим иттеләр

Депутат фикеренчә, яшь россиялеләр артык кирәк булмаган әйберләр алу өчен кредиттан файдалана.

25 яшьтән яшьрәк россиялеләргә кредитларны бары тик белем һәм торак сатып алуга гына бирергә кирәк. Россия Премьер-министры Дмитрий Медведевка Ленинград өлкәсе Закон чыгару Җыены депутаты Владимир Петров әлеге тәкъдим белән мөрәҗәгать итте, дип хәбәр итә РИА Новости.

Депутат фикеренчә, яшь россиялеләр иң кирәкле булмаган әйберләргә — модалы гаджетлар, чит илдә ял итү, кыйммәтле автомобильләр өчен кредитлардан файдалана. Бу кулланучылар кредитының беренче максатларына туры килми. 

35 яшькә кадәр россиялеләонең яртысының банкларда кредитлары бар, дип билгеләп үтте Петров. "Бу өлкәдә килеп туган вазгыять никах, бала табу һәм безнең киләчәккә инвестицияләр институтын үстерүгә ярдәм итү өлешендә дәүләт мәнфәгатьләренә тискәре йогынты ясый", - диелә депутатның Медведевка мөрәҗәгате текстында.

 

Тәкъдим ителгән чаралар яшьләрнең финанс сәламәтлеге өчен уңай йогынты ясарга тиеш дип саный депутат.

Фото: pixabay.com/

tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев