САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Районның “Татар малае” һәм “Татар кызчыгы” ачыкланды

Бүген – 21 ноябрь көнне Сарман балалар сәнгать мәктәбенең актлар залында “Татар малае, татар кызчыгы-2019” бәйгесе үткәрелде.

Ул “Ак калфак” Бөтендөнья хатын-кызлары оешмасының Сарман муниципаль районы бүлекчәсе тарафыннан район хакимияте, мәгариф бүлеге, Сарман сәнгать мәктәбе ярдәме белән уздырылды. Бәйрәмнең иганәчесе – Илдар һәм Миләүшә Гамировлар.
Бәйгедә катнашучы балаларны, аны тамаша кылырга килүчеләрне район башлыгы һәм шәхсән үз исеменнән район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Индира Сәхипова сәламләде, барлык әниләрне бәйрәм белән тәбрикләде.
Бәйгедә район үзәге балалар бакчаларында тәрбияләнүче сигез бала катнашты. Ә “Татар малае” исеменә – “Ләйсән” балалар бакчасыннан Камил Фазуллин, “Татар кызчыгы” исеменә “Кояшкай” балалар бакчасыннан Рания Шәкурова лаек булды. Барлык балалар да аерым номинацияләрдә җиңүләр яуладылар. Аларга дипломнар, Илдар һәм Миләүшә Гамировлар ярдәме белән әзерләнгән бүләкләр тапшырылды.
Бәйге турындагы тулырак язманы газетабызның киләсе саннарының берсендә укый аласыз.
Зөлфия Шәрипова язмасы һәм фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев