САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Районның быелгы автоледие ачыкланды

Бүген район үзәгендә машина йөртүче хатын-кызлар арасында “Автоледи-2019” бәйгесе үткәрелде.

  • Конкурс ике өлештән торды. Беренче өлештә конкурста катнашучылар юл хәрәкәте кагыйдәләре буенча теоретик биремнәрне чишсәләр, икенче өлештә машина йөртү осталыкларын практикада күрсәттеләр: “эстакада”, “змейка” аша үттеләр, машинаны “гараж”га, “парковка”га куйдылар, предметны бер урыннан икенче урынга күчерделәр. Бәйге тәмамлангач, нәтиҗәләр буенча урыннар билгеләнде. “Автоледи” исеменә узган елгы чемпион Чулпан Гайнанова лаек булды. II урынга – Ләйсән Хафизова, III урынга – Венера Сәетшина, IV урынга Раилә Вәлиева лаек булды.
    Бәйгене “Юл хәрәкәте куркынычсызлыгы” дәүләт учреждениесенең район бүлекчәсе үткәрде. Ул ЮХИДИнең район бүлекчәсе, яшь техниклар станциясе, ДОСААФның район советы ярдәме белән уздырылды.
    Җиңүчеләргә оештыручыларның кыйммәтле бүләкләре тапшырылды. “Автоледи” исеменә лаек булган Чулпан Гайнанова исә район данын республика күләмендә яклаячак.
    Зөлфия Шәрипова язмасы һәм фотолары/
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев