САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Районда Үзәк чыршы урнаштырылды

Районыбызда Яңа ел алды кәефе хөкем сөрә.

Үзәк урамдагы агачлар төрле-төрле яктырткычлар белән бизәлделәр, оешма-предприятиеләр яннарында җем-җем итеп утлар яна. Якшәмбе көнне Ял паркына Үзәк чыршы урнаштырылды. Паркта шулай ук тау, лабиринт ясыйлар. Паркка керү юлында райондашларны, районыбыз кунакларын Кыш бабай белән Кар кызы, Ел символы каршы алачак. Башка еллардан аермалы буларак, быел бакчаны эстетик яктан зәвыклы итеп бизәргә исәпләгәннәр. Бик матур булачак, хөрмәтле дуслар. Эштән, укудан тыш вакытларыгызны саф һавада уздырыгыз, бакчага кунакка килергә дә җай табыгыз. Күңелле яллар телибез! 

Альбина Сабирова язмасы һәм фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев