САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Район гармунчылары бүген бәйрәм итә +ВИДЕО

Үзенең уңай энергетикасы, күңелнең иң нечкә кылларын да тибрәтү сәләтенә ия гармун моңнарын кем генә яратмый икән?

Бу уен коралы гади булуына карамастан, анда халык көйләрен дә, эстрада җырларын да, классик әсәрләрне дә башкарырга мөмкин.
Гармун Бөек Җиңүне якынайтуга да зур өлеш керткән. Хәтта сугыш вакытында да солдатлар гармунда уйнап, аның моңлы көйләрен тыңлап, яшәр өчен дәрт, көч туплаганнар, җиңүгә илһам алганнар.
Гармун сүзе гармонияне, матурлыкны, аһәңлекне аңлата.
Гармун көнен 25е үткәрү символик көчкә ия. Гармунның уң кулга да, сул якка да 25 төймәсе бар.
Безнең районда да оста гармунчылар күп, гармун ясаучылар да бар. Сарманнан Мисхәт Хәлимов, Иске Имән, Казан, Сарманда яшәүче Гайнемөхәммәтовлар, Федор Андриянов, Мансур Гыймадиев, Югары Чыршылыдан Фәнил Гәрәев кебек танылган моң ияләренең исемнәре райондашларга яхшы таныш.
Барлык гармунчыларны, җыр-моң сөючеләрне бәйрәм белән тәбрик итәбез. Һәр туган көннән илһам алып, шөкерана кылып, сөенеп, сәламәт яшик, дуслар!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев