САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Район эшмәкәрләре яңа системага күчү турында киңәштеләр

Кичә - 12 ноябрьдә район мәдәният йортында район эшмәкәрләре өчен киңәшмә булды.

Анда салым түләүчеләрнең салым түләүнең гадиләштерелгән системасына күчү, ярдәм мәсьәләләре каралды.
Инде хәбәр иткәнебезчә, 2021 елның 1 гыйнварыннан башлап, Россиядә аерым эшчәнлек төрләре өчен вакытлы керемгә бердәм салым рәвешендә салым салу системасы тулысынча гамәлдән чыгарыла. Киләсе елдан салым салуның гадиләштерелгән системасына күчәргә теләүче оешмалар һәм эшмәкәрләр бу хакта быелның 31 декабреннән дә соңга калмыйча оешмаларының урнашу яки яшәү урыны буенча салым органына хәбәр итәргә тиешләр. Хәбәрне оешманың урнашу, шәхси эшмәкәрнең яшәү урыны буенча кулдан, шулай ук электрон имза кулланып, электрон юл белән яки почта аша да җибәрергә була.
Зөлфия Шәрипова язмасы

ФОТО

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев