САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Рантамак янындагы юл төзекләндерелә

Районда социаль объектлар төзү-төзекләндерү белән беррәттән, юллар төзелешенә дә зур әһәмият бирелә.

Бу уңайдан “Имин һәм сыйфатлы автомобиль юллары” милли проекты кысаларында быел районда 165 миллион сумлык эшләр планлаштырыла. Региональ әһәмияткә ия Яр Чаллы – Сарман, Җәлил – Сарман юллары өлешчә төзекләндереләчәк. Автомобиль юлларын ремонтлау һәм ясалма өслек җәю юнәлешенә 130 миллионга якын акча каралган.
“Региональ әһәмияткә ия булган автомобиль юлларын, ясалма корылмаларны, үлчәү контроле һәм ясалма яктырту мәйданчыкларын тоту” программасы нигезендә юл төзелеше һәм ремонты өчен районда агымдагы елга 183 миллионга якын акча бүленгән. Шуларның күбесе – 150 миллионнан артыгы автомобиль юлларын карап торуга юнәлтеләчәк.
Бүгенге көндә Әлмәт – Мөслим автотрассасында юллардагы чокырларны ремонтлау эшләре бара. Азнакай шәһәре автомобиль юллары идарәсенең “Татнефтедор” оешмасы районның Рантамак авылы яныннан узучы өлешен ремонтлау белән мәшгуль.
- Бүгенге көнгә чокыр-чакырларны каплау өчен 150дән артык тонна асфальт-бетон катнашмасы түшәлгән. Бу, мәйданнар белән исәпләгәндә, 1300 квадрат метрдан артыкны тәшкил итә, - диде район Башкарма комитеты җитәкчесенең инфраструктур үсеш буенча урынбасары Айрат Гайфутдинов.
Әлбәттә, ремонтланасы, чокыр-чакырларын гына булса да каплыйсы юл участоклары җитәрлек. Моны халык үзе дә искәртеп тора, җитәкчеләр дә яхшы беләләр. Әмма бөтен җирне дә берьюлы эшләп тә, нинди дә булса программага кертү дә мөмкин эш түгел. Бар эшләр дә республика, аннан райондагы планга салынганнарга нигезләнгән. Һәр нәрсәнең үз тәртибе, чираты бар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев