САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Районның талантлы балалары аны республикада да таныталар

.

Илһам Шакиров исемендәге Сарман балалар сәнгать мәктәбе укучылары Азамат Исламов һәм Самира Сабирҗанова (укытучылары – Сарманның почетлы гражданины, Татарстанның атказанган укытучысы Расиха Хәмидуллина) июль аенда “ШаянТВ” каналының “Шаян балалар” тапшыруында төшеп кайтканнар иде. Анда аларны бик яратып калып, “Сәйлән” балалар тапшыруына да чакырдылар. Оештыручылар алардагы ихласлылык, телнең дөреслеге һәм чисталыгына сокландылар. Кичә - 18 декабрьдә булган “Шаян балачак” тапшыруында Азамат белән Самираның да чыгышлары күрсәтелде. Милли гореф-гадәтләребезне дәвам итүдә, телебезне, җырыбызны саклауда аларның да өлеше зур.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

4

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев