САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Районның беренче энергетигына истәлек тактасы куйдылар

Илексаз авылында бүген тарихи вакыйга булды.

Районның беренче энергетигы – электр челтәренә нигез салучы Шиһапов Миргаҗәм Илһам улы яшәгән йортка мемориаль такта куелды. Тантананы авыл җирлеге башлыгы Флер Гыйльфанов ачты һәм авылдашларының тормыш, хезмәт биографиясенә тукталды. Район ветераннар Советы рәисе Асыляр Харисов та Миргаҗәм абыйның районда абруйлы шәхес булуын билгеләп үтте. Аннан соң чыгыш ясаган Фәүдәт абый, Мөхәррәм Мәхмуриев, Альберт Хәйруллин, туганнары да Миргаҗәм Илһам улының халык өчен кылган изге гамәлләрен тагын бер кат искә алдылар. Авылның имамы Инсаф хәзрәт авылдашларының рухына атап дога укыды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев