САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Районнан чираттагы гуманитар ярдәм озатылды

Бүгенге көндә Украинада хәрби операциядә катнашучы якташ ир-егетләребезгә гуманитар ярдәм даими рәвештә озатылып тора.

Бүген дә аның чираттагысы китте. 
— Барлыгы 1,5 тонна ярдәм — көндәлек кирәк-ярак, азык-төлек, урын-җир әйберләре төялде. Егетләр автомобиль көпчәкләре, төзелеш өчен кирәкле кадак, шөреп, көрәк сораганнар иде. Халыктан бик күп резин итекләр, консерваланган азык-төлек банкалары, аш тәмләткечләре килде. Сарман егетләре, ватсап төркеме ачып, шунда матди ярдәм җыю оештырдылар. Шул акчаларга термокиемнәр, пауэрбанклар, көрәк, консерваланган ризыклар алдылар. Җәлил балалар бакчалары, икенче санлы урта мәктәбе коллективлары йорт токмачы кисеп алып килделәр, — диде «Бердәм Россия» партиясенең Сарман җирле бүлекчәсе сәркатибе Айназ Сафина. 
Ул барлык төр ярдәмнең исәбен алып бара. Хәрбиләргә индивидуаль тартмалар тутыруны да ул оештыра. Шулай ук Ләке храмына йөрүчеләр тарафыннан әзерләнгән шәмнәр, госпитальгә трусылар, киемнәр, Сарман чәкчәге, суы озатылды. Машина мае, тосол кебек кирәк-яраклар, маскировка челтәрләре, җылыткыч материаллар төялде. Сарман мәгълүмат-мөхәррият үзәге хезмәткәрләре дә сөлге, простыня, марля, җылы киемнәр, сабын, чәй, носки кебек кирәк-яраклар туплап, райондаш егетләребезгә ярдәмгә үз өлешләрен керттеләр.

— Аз гына ярдәм дә егетләребез өчен бик мөһим. Игелек кылган һәркемгә рәхмәтле без. Егетләребезгә гуманитар ярдәм барып җитү белән, алар смс-хәбәрләр җибәрәләр, рәхмәт әйтәләр. Адреслы посылкаларны гуманитар йөк илтүче егетләребез аларның үзләренә тапшыралар, — диде Айназ Фаяз кызы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев