САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Районга Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Марат Әхмәтов эшлекле сәфәр кылды

ТР Президенты каршындагы Татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе чираттагы зона семинар-киңәшмә утырышын бүген безнең районда үткәрде.

Аның эшенә комиссия рәисе - Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Марат Әхмәтов җитәкчелек итте. Чарада комиссия әгъзалары, ТР Мәгариф һәм фән министры урынбасары Минзәлия Закирова, С.Өметбаев исемендәге Минзәлә Дәүләт Татар драма театры директоры Илнур Гайниев, 11 – Тукай, Әгерҗе, Менделеевск, Зәй, Минзәлә, Актаныш, Азнакай, Мөслим, Ютазы, Баулы һәм Сарман районнарының башлыклары һәм урынбасарлары, район Башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасарлары, мәгариф һәм мәдәният бүлекләре начальниклары катнаштылар. Кунаклар иң элек Сарман аграр көллиятендә булып, анда “Татар халык ашлары” гамәли дәресе элементлары белән таныштылар, аннан Морад Рәмзи исемендәге Әлмәт урта мәктәбендә булдылар. Сарманның “Лилия” бакчасында “Каз өмәсе” чарасын карадылар. Район мәдәният йортында оештырылган иҗат коллективлары эшчәнлеге, кул эшләре күргәзмәләре, балалар чыгышы да кунаклар күңеленә хуш килделәр. Аннан киңәшмәнең пленар өлеше үткәрелде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев