САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Райондагы тагын бер күпкатлы йорт тапшырылды

Сарманда Капиталь төзекләндерү программасы буенча яңартылган йортны тапшыру һәм кабул итү тантанасы үткәрелде.

Бүген — 27 сентябрь көнне район үзәгендә Әлмәт районара торак инспекциясе начальнигы Лилия Бикчәнтәева, әйдәүче инспектор Зөбәйдә Шаһиева, Сарман районының идарәче компаниясе директоры Алмаз Мәүләвиев, «Таткоммунжилсервис» подрядчы оешмасы прорабы Рөстәм Сабиров составындагы комиссия район үзәгендә Куйбышев урамына урнашкан 82 йорт янында булдылар, капиталь төзекләндерүдән соң аның сыйфатына бәя бирделәр.

— Быел без Сарман районында 11 йорт төзекләндердек, әлеге 82 нче йорт — соңгысы. Подрядчы оешма Сарман районында 2017 елдан бирле эшли. Моңа кадәр аның адресына халыктан канәгатьсезлек сүзләре ишетелгәне булмады, — диде Лилия Бикчәнтәева.
Әлеге йортта да капиталь төзекләндерү югары сыйфат белән башкарылган дип табылды. Йорт матур итеп тышланган, җылытылган, түбә һәм канализация системасы яңартылган, тәрәзәләр алыштырылган, йорт тирәсе бетонланган. Кыскасы, планлаштырылган барлык эшләр башкарылган, 82 нче йорт хәзер — көлеп тора.

Йортның тышы гына матурланып калмаган, районның идарәче компаниясе тырышлыгы белән подъезд да яхшылап ремонтланган: түшәмнәр агартылган, стена һәм идән буялган, ишек алыштырылган.

Әлбәттә, һәркем үзенең яшәгән җирен матур һәм уңайлы итеп күрәсе килә. Район үзәгендә һәм Җәлилдә төзекләндерелгән йортларда яшәүчеләр сөенеп бетә алмыйлар, ә «матурланырга» өлгермәгән йортларда гомер кичерүчеләр үз чиратларын сабыр гына көтәләр.

— Күпкатлы йортларны программага кертү тиешле критерийлар нәтиҗәсендә эшләнә. Йортка кадастр учеты үткәрелгән булу, хосусыйлаштырылу, капиталь төзекләндерү өчен алына торган взнос һәм җыелган акчалар күләме, взносларның вакытында түләнү-түләнмәве, йортның төзелгән елы, тузу дәрәҗәсе, соңгы тапкыр капиталь төзекләндерүнең кайчан үткәрелүе һәм башкалар исәпкә алына, — диде бу уңайдан Лилия Бикчәнтәева.

Ә киләсе ел планына 12 йорт кертелгән: Сарманда — дүрт, Җәлил поселогында — сигез йорт. Шулай итеп, киләсе елда район үзәгендә Куйбышев урамындагы 80, 84, Ленин урамындагы 57, Совет урамындагы 33, Җәлил поселогында Җиңүнең 30 еллыгы урамындагы 3, Әхмәдиев урамындагы 14, 16, Җәлил урамындагы 16, 18, 20, Кол Шәриф урамындагы 1, Ленин урамындагы 8 нче йортлар төзекләндереләчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

1

0

0

1

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев