САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Районда күп фатирлы йортларга ремонт ясала

Агымдагы елда Сарманда – өч, Җәлил поселогында сигез күпкатлы йортны төзекләндерү планлаштырылган. Эшләр күпкатлы фатирларга капиталь ремонт үткәрү буенча республика программасына нигезләнгән.

Чыгымнар 40 миллион 580 мең сумны тәшкил итәчәк. Моның өчен республика, район бюджетыннан финанслар каралган, халыкның үз өлеше дә керәчәк. Эшләрне “Таткоммунжилсервис” җәмгыяте башкара. Җитәкчеләре Илшат Нуриәхмәтов төзекләндерү барышын үзе даими контрольдә тота. Атнаның һәр сишәмбесендә райондагы төзелеш-төзекләндерү объектларына район башлыгы Фәрит Хөснуллин чыга, эшләрне башкару сыйфатын тикшерә, кимчелекләре булса, урында җиткерә.

Сарманның Совет урамында урнашкан 4 санлы йорты элекке елларда РТС конторасы бинасы иде. Ул 1965 елда төзелгән. Үзгәртеп корып, аны оешма эшчеләренә күпфатирлы йорт итеп ясауларына да шактый еллар узган инде. Соңгы тапкыр бинага 2008 елда ремонт үткәргәннәр. Ул вакытта йортның түбәсе алмаштырылган, электр линияләре, канализация яңартылган булган. Йорт озак еллар бик күпләрне вакытлыча яшәп торыр өчен үзендә сыендыра. Шушында гомер кичереп, аерым ихата җиткереп чыгучыларны яңа хуҗалар алмаштыра. Дөрес, озак еллар яшәүчеләр дә бар. Әлбәттә, төзекләндерү үткән йорт матурлана, яңа сулыш ала. Хәзерге вакытта аның стеналарын җылыту материаллары белән төрәләр, штукатурлыйлар, буйыйлар. Тәрәзәләрен дә яңага алмаштырганнар.

– Матур булачак инде. Хәзер гел икенче йөз алды, мондый йортта яшәве дә күңелле булыр, – диделәр бүгенге көндә йортта яшәүчеләр.

Куйбышев урамындагы 82 нче йортка карагач та, кәефләр күтәрелә. Төрле төсле шакмаклы рәсемнәр белән бизәлгән стеналары үзенә тартып торалар. Йортның түбәсен дә яңарталар, өлешчә канализациясе дә эшләнәчәк.

– Сарманның Ленин урамындагы 63 нче йортның канализациясе дә эшләнде, – диде “Идарәче компания” директоры Алмаз Мәүләвиев.

Җәлил поселогында быел капиталь төзекләндерү Әхмәдиев урамының 25, 27 нче йортларында планлаштырылган иде. Аларда инде эшләр төгәлләнеп киләләр . Әхмәдиев урамының 5 нче йортына да ремонт кергән. Җиңүгә 30 ел урамының 5 нче йортында яшәүчеләргә дә бәхет елмайган. Тугыз катлы йортның фасады үзгәрәчәк. Җәлил урамында урнашкан 9 нчы йортның түбәсен алмаштыралар. Лесная урамы 27 нче йортта, Нефтьчеләр 7дә яшәү челәр, Кол Шәрифнең 4 нче йортындагылар да үзгәрешләрне күрәчәкләр.

– Үзегездән соң матур калсын, эшне җиренә җиткереп башкарыгыз, – диде район башлыгы Фәрит Хөснуллин төзекләндерүчеләргә чираттагы очрашуы вакытында.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев