САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Район ветераннар Советы исәп-хисап ясады

Бүген “Сарман” кинотеатрында район ветераннар (пенсионерлар) Советының отчет җыелышы узды.

 Аның эшендә район башлыгы урынбасары Гүзәл Гәрәева катнашты. Беренче көн тәртибе буенча Совет рәисе Асыляр Харисов чыгыш ясады. Ул узган ел башкарылган, киләчәккә планлаштырылган эшләргә тукталды. Аннан сүз Советның контроль-ревизия комиссиясе рәисе Гөлүсә Ганиуллинага бирелде. Азалак авылында ветераннар советы тарафыннан башкарылган эшләрне җирлек советы рәисе Мөҗәллия Фәрлукшина яктыртты. Иске Минзәләбаш авылы ветераннар советы рәисе Ленар Мөхәммәтҗанов, Яңа Имән авыл җирлеге советы рәисе Әлфия Галиева үз тәкъдим-фикерләрен җиткерделәр. Гүзәл Рифкатовна районның узган елдагы социаль-икътисади торышына, киләчәккә планнарга тукталды. Соңыннан ветераннар хәрәкәтендә активлар бүләкләнделәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

1

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев