Район Советының чираттагы утырышы үткәрелде
Бүген район хакимиятенең утырышлар залында IV чакырылыш район Советының чираттагы утырышы үткәрелде.
Көн тәртибенең беренче мәсьәләсе – Сарман муниципаль районының 2024 елга һәм пландагы 2025-2026 елларга социаль-икътисадый үсеше фаразлары турында район Башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары Розалия Хөснимәрданова сөйләде.
Икенче мәсьәлә – 2024 елга һәм пландагы 2025-2026 елларга Сарман муниципаль районының бюджет проекты белән районның финанс-бюджет палатасы рәисе Ләйсән Зыятдинова таныштырды. Өстәмә докладны район Советының бюджет-финанс мәсьәләләре, җирле салымнар һәм җыемнар буенча даими комиссиясе рәисе Илгизәр Габделгазизов ясады.
Сарман муниципаль районы территориясендә муниципаль дәрәҗәдәге “Тургай” сәнәгать мәйданчыгы төзү мәсьәләсенә социаль-икътисадый үсеш һәм авыл хуҗалыгы производствосы буенча даими комиссия рәисе Данияр Газизов тукталды.
Утырыш эшендә Татарстан Республикасының VI чакырылыш Дәүләт Советы депутатлары Марат Галеев һәм Геннадий Глушков катнаштылар.
Утырышны район Советы рәисе Фәрит Хөснуллин алып барды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев