Потенциаль куркыныч этләр исемлеге расланган

Исемлеккә 12 эт токымы кергән.

Дмитрий Медведев этләрнең потенциаль куркыныч токымнары исемлеге белән карар имзалады. Бу хакта ТАСС хәбәр итә.

Документ нигезендә, мондый этләрне, хайван хуҗасы карамагындагы территориядә булган очраклардан тыш, авызлыксыз һәм муенчаксыз йөртү тыела.

Исемлеккә 12 эт токымы кергән. Алар арасында акбаш, Америка бандогы, амбульдог, Бразилия бульдогы, булли кутта, отто, бэндог, бүре-эт гибридалары, волкособ, гуль дог, питбульмастиф һәм Төньяк Кавказ этләре бар.

Эчке эшләр министрлыгы этләрнең кешеләргә һөҗүм итү статистикасын күзәтеп торачак һәм исемлекне тулыландыру буенча тәкъдимнәр кертәчәк.

Чыганак: https://tatar-inform.tatar/news/2019/07/30/190693/

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов:
  • 6 ноябрь 2021 - 18:50
    Яхшыбай үзешчәннәре "Надежда" җырын ике телдә башкардылар
  • 3 ноябрь 2021 - 10:10
    “Дус яшик бергәләп”, - диләр сандугачлылар
  • Район поликлиникасында төзекләндерү эшләре ахырына якынлаша
  • Сарманлылар нефтьчеләрнең иҗтимагый советы эшендә катнаштылар
  • Сарманда ярминкә гөрли
  • Сарманлылар Гаилә көнен бәйрәм иттеләр
  • Сарман районы Урта Әләзән Сабан туенда Татарстанны тәкъдир итте
  • Ретро машиналар парады ветераннарны сугышчан яшьлекләренә алып кайтты
  • Бөек Җиңүгә багышланган парадны район халкы горурланып карады
  • Сарман халкы Бөек Җиңү бәйрәмен бердәм булып каршы алды
  • Сарманда “Нәүрүз” гөрләде
  • Әзһәр аганың яңа китабы тәкъдир ителде