САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Пионер булган вакытларыгызны хәтерлисезме, дуслар?

Бүген - В.И.Ленин исемендәге Бөтенсоюз пионер оешмалары туган көнендә Пионерия көне билгеләп үтелә.

Бу бәйрәм Советлар Союзы чорында аеруча мөһим була. Хәзер ул календарьдагы дата буларак билгеләп үтелә. Кызыл галстук барлык мәктәп укучыларының төп атрибуты иде. Элекке Ленин бакчасында Пионерия көнендә үткән күңелле бәйрәмнәрне әле пионер булганнар хәтерлидер. Һәр мәктәп үзенең командасын алып килеп, төрле ярышларда, бәйгеләрдә катнаша, концерт оештыра иде. Пионер учакларының да үз тарихы бар.
Әйдәгез, дуслар, пионер булган вакытларны фотолардан карап барлыйк. Сезне фотомарафонга чакырабыз.

Альбина Сабирова. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев