САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Пенсионерлар өчен яңалык бар

Россия Премьер-министры Дмитрий Медведев пенсиягә 25 процент өстәмә түләүләргә дәгъва кылучы авыл хуҗалыгы һөнәрләре исемлеген киңәйтү турындагы карарга кул куйды

Документ хокукый мәгълүматның рәсми интернет-порталында басылып чыкты. Яңа исемлеккә авыл хуҗалыгы техникасына, җитештерү җиһазларына хезмәт күрсәтү һәм ремонтлау, шулай ук авыл хуҗалыгы объектларына хезмәт күрсәтү белән шөгыльләнүче һөнәр ияләре, вазифалар һәм белгечлекләр керде.   Карарда авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерүче шәхси эшмәкәрләр дә бар, дип яза Татар-информ.   Документ кул куелган көннән үз көченә керә.   Пенсиягә өстәмә алу өчен берничә шарт үтәлергә тиеш: кеше даими рәвештә авыл җирендә яшәргә, авыл хуҗалыгында 30 елдан да ким булмаган хезмәт эшчәнлеге стажы булырга һәм мәҗбүри пенсия иминиятенә ия башка эш белән шөгыльләнмәскә тиеш.

 Фото: Пиксабай 

Матбугат.ру 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев