САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Наил Сафин истәлегенә турнир үтте

18 декабрь көнне район үзәгенең “Айтуган” универсаль спорт залында яшьләр арасында хоккейга нигез салган танылган укытучы Сафин Наил Мирхафизан улының якты истәлегенә багышланган мини-футбол буенча турнир уздырылды.

Ул быел өченче тапкыр үткәрелде. Ярышларда алты команда – Сарман, Иске Кәшер, Әлмәт, Актаныш, Мөслим һәм Алабуга шәһәре спортчылары катнаштылар. Нәтиҗәдә сарманлылар икенче урынны алдылар, Иске Кәшер авылы командасы өченче булды. Алабугадан килгән кунаклар беренчелекне яуладылар. Райондашыбыз (Иске Кәшер) Илдар Әсәдуллин “Иң яхшы һөҗүмче” буларак та танылды. Турнирга Наил абыйның тормыш иптәше Регина Ганиевна, улы Шамил, бертуганы Камил абый дә килгәннәр иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

5

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Комментарии

  • аватар Без имени

    0

    0

    Бик зур рәхмәт оештыручыларга һәм катнашкан төркемнәргә. Бу бик истәлекле турнир