САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Начар төш чынга ашмасын өчен нишләргә?

.

Иртән торгач та гөл төбеннән аз гына балчык алып, учыгызга салыгыз һәм ихатагызга яисә балконыгызга чыгыгыз. Балчыкны учыгызга салып, болай диегез: “Җиргә өреп төшерәм, төшне өреп бетерәм, миннән китсен, җиргә сеңсен, начарлыгы тимәсен!" Сынамышларга ышана торган кеше булсагыз, халыкның күп киңәшләре сезгә ярдәмгә килер. Мәсәлән, хәтерегез начарланмасын өчен тупсаны атлап кергәч кенә исәнләшегез. Өйгә бәла-каза килмәсен өчен кояш баеганда пычак үткерләргә ярамый икән. Кунаклар киткәннән соң, төрле шешәләрдә калган спиртлы эчемлекләрне бергә кушмагыз, югыйсә, соңыннан аны эчкән кеше эчкечегә әйләнәчәк, диләр. Авыру кешеләргә кояш баеганнан соң көзгегә карарга ярамый, югыйсә авырулары тагын да көчәер. Туган авылыгызны, шәһәрегезне калдырып киткәндә эчтән генә “Күрешербез!” диегез. Кайтканда “Күрештек!” дияргә онытмагыз.

Чыганак

Фото: elfaniel.org.ru 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев