Мөдир абый янына Җиңү парады килде +ВИДЕО
Хәбәрләр

Мөдир абый янына Җиңү парады килде +ВИДЕО

Бүген Мортыштамак авылының хөрмәтле ветераны Хәсәнов Мөдир Хәсән улы янына мәктәп укучылары килделәр.

Авыл урамнары буйлап атлаган яшьләр буыны бүгенге тыныч көннәрне яулашкан тыл ветеранына рәхмәт сүзләрен җиткерергә ашыктылар.

- Сәламәт бул, озак яшә, балалар-оныклар кадер-хөрмәттә гомер ит, - диделәр укучылар һәм Мөдир абыйга музыкаль сәламнәрен ирештерделәр, рәхмәт әйттеләр, бәйрәм күчтәнәчләре тапшырдылар.

 


Нет комментариев