САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Мәгариф өлкәсендә профсоюз әгъзалары өчен үзгәрешләр кертелде

.

7 февральдә Сарман муниципаль районы Башкарма комитеты, мәгариф бүлеге һәм гомумроссия мәгарифе һөнәри берлегенең Сарман территориаль оешмасы арасында 2021-2023 елларга төзелгән өч яклы килешүгә түбәндәге үзгәрешләр һәм өстәмәләр кертелде:
- ундүрт яшькә кадәрге ике һәм аннан күбрәк баласы булган хезмәткәрләр, ундүрт яшькә кадәрге бала тәрбияләүче ялгыз әниләр, ундүрт яшькә кадәрге баланы ялгыз тәрбияләүче әтиләр 14 календарь көнгә кадәр түләүсез ялны үзләренә уңайлы вакытта ала алалар;
- унсигез яшькә кадәрге өч һәм аннан күбрәк бала тәрбияләүче хезмәткәрләр еллык түләүле ялны, кечкенә баласына 14 яшь тулганчы, шулай ук үзләренә уңайлы вакытта ала алалар;
- короновируска каршы прививка ясатучы хезмәткәрләр ике эш көне күләмендә түләүле ялдан файдалана алалар;
- пенсиягә чыгып эштән туктаган профсюз әгъзалары өчен яңалык – профсоюз бонусы.
2021 елда кабул ителгән өч яклы килешүнең 1.6.9 пункты нигезендә барлык социаль ташламалар һәм гарантияләр бары тик профсоюз әгъзалары өчен генә каралган.
Илназ Дәүләтбаев фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев