САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Майның икенче яртысында нәрсә утыртырга ярый?

Май – мәкерле ай. Көн инде җылынды, салкыннар булмас, дип өметләнгәндә, һава торышы меңгә төрләнергә, кинәт суытып җибәрергә дә мөмкин. Шуңа күрә бу айда, бигрәк тә аның икенче яртысында һава торышын игътибар белән күзәтегез.

Төнлә температура 2 градус җылылыктан түбән төшкән очракта, төтен җибәрергә, нефть җылыткычларын кулланырга мөмкин. Кыраулар белән көрәш максатыннан, агач һәм куаклыкларга су бөркергә, кәүсә әйләнәсенә су сибәргә була. Кыраулар вакытында агачларга суны төн дәвамында берничә тапкыр бөркү дә яхшы. Май ахырында карлыган, крыжовник куакларында куакны кисә торган зарарлы бөҗәкләр булса, хлорофос эремәсе (1 литр суга 20 грамм исәбеннән) сиптерегез. Бу зарарлы бөҗәкне, куаклар күп булмаса, кулдан да бетерергә була. Моның өчен куак төбенә газета җәеп, куакны бик нык селкетергә, бөҗәкләргә кайнар су коярга кирәк. Бу чорда үсентеләр артыннан күзәтү дә мөһим. Аларны даими тукландырып торыгыз, ә бакча участогына чыгарганнарына тиешле температура тәэмин итегез. Җылылык яратучы үсемлекләрне утыртырга ашыкмагыз. Туфрак температурасы фасоль өчен  кимендә - 10, кыяр, ташкабак, патиссон, кабак өчен +16-18 градус булырга тиеш. 1520 майдан соң теплицага, парникларга кыяр, помидор, борыч, баклажан утыртырга мөмкин. Бөтен үсентеләрне дә берьюлы утыртып бетермәгез. Аларны кыраулардан саклый алмаган очракта, калган үсентеләр белән алыштырырга була. Май ахырында ачык грунтка төрле сорт кәбестәләрне утыртырга ярый. Теплицага һәм ачык түтәлләргә сельдерей, петрушка, мелисса, физалис, фенхель һәм башка культураларны чыгарырга ярый. Бу чорда температура һәм дымлылык режимын сакларга кирәк. Көндез – җилләтергә, төнлә өстәмә җылылык белән тәэмин итәргә, әйтик, пленка белән капларга онытмагыз. Туфракны көпшәкләндерү дә кирәк. Бу чүп үләннәренә каршы көрәшергә дә ярдәм итәр.

Реклама

Әзһәрия Исламова, һәвәскәр бакчачы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X