САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Матбугат үзәгенә яңа кесә китабы кайтты

Сарман мәгълүмат-мөхәррият үзәгенә сатуга кечкенә китаплар кайтып кына тора.

Берсеннән-берсе мавыктыргыч сюжетлы, кызыклы хикәяләр тупланмаларын даими укучыларыбыз булуы сөендерә. Шулай ук төрле бәйрәмнәргә, тантаналарга, кадерле кешеләргә адресланган татарча открыткалар да күп, "Кунакка чакыру«лар да тәкъдим итәбез.
Танылган каләм иясе Рәмис Латыйповның хикәяләре тупланган беренче китабы дөнья күрде. Ул «Атмый калган таң» дип атала. Автор мәхәббәтнең авырлыкларны җиңүен, кайгы-хәсрәтне, йөрәк әрнүләрен, вәхшилекне катлаулы мөнәсәбәтләр, тетрәндергеч, хәтта могҗизалы вакыйгалар аша сурәтли.

Китап матбугат үзәгенә дә кайтты, әмма саны чикле, хөрмәтле китап укырга яратучылар!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев