САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Мәскәүдә «Россия» күргәзмәсендә «Татарстан чыршысы» ачылды

Мәскәүнең Халык хуҗалыгы казанышлары күргәзмәсендә (ВДНХ) оештырылган «Россия» күргәзмәсендә Татарстан Республикасының Яңа ел чыршысы ачылды.

Проектны тәкъдим итү чарасында Себердә уза торган Россия креатив атналыгы кысаларында «Россия чыршылары 2.0» һәм «ВДНХда Россия чыршылары» сессиясеннән туры эфир оештырылды. Туры эфирда «Татарстан чыршысы»н ТР мәдәният министрының беренче урынбасары Юлия Әдһәмова һәм «Таткультресурсцентр» хезмәткәрләре тәкъдим итте.

«Татарстан чыршысы» өчен уенчыкларны республиканың халык сәнгате һөнәрчелеге осталары белән бергәләп ясаганнар. Чыршы республика флагы төсләрендәге уенчыклар һәм орнаментлар белән бизәлгән, дип хәбәр иттеләр Татарстан Мәдәният министрлыгында. Бизәк сыйфатында шулай ук чулпы да кулланылган.

Россиянең 89 төбәге, зур компанияләр, министрлык һәм оешмаларның казанышларын тәкъдим итүче «Россия» күргәзмә-форумы 4 ноябрьдә ачылды. Ул киләсе елның 12 апреленә кадәр дәвам итәчәк. Россия Президенты Владимир Путин күргәзмә эшләгән дәвердә аның белән берничә тапкыр танышыр дип көтелә.

2 декабрьдә «Россия» күргәзмә-форумында Татарстан көне уза. Республика анда сәнәгать, авыл хуҗалыгы, икътисад, медицина, мәдәният һәм туризм өлкәләрендәге казанышларын тәкъдим итәчәк. Бу көнне планлаштырылган чаралар иң югары дәрәҗәдә оештырылырга тиеш, дип белдерде республика Рәисе Рөстәм Миңнеханов ТР Хөкүмәте йортында узган киңәшмәдә.

Тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/maskauda-rossiya-kurgazmasenda-tatarstan-cyrsysy-acyldy-5879505

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев