САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Ләшәү Тамак авылы турында яңа җыр иҗат ителде

Райондашыбыз Айсылу Кәлимуллина сүзләренә Илнур Гомәров җыр иҗат иткән.

Аны автор башкаруында сезгә дә тәкъдим итәбез, хөрмәтле дуслар.
“Ләшәү Тамак авылы җыры”
1. Туган авылым - тау битендә -
Ераклардан күренә.
Җәй аенда су буйлары
Яшеллеккә күмелә.
Куш:
Ләшәү Тамак - туган авылым,
Йөрәгемнең түрендә.
Балачак, яшьлек елларын
Искә алам бүген дә.
2. Елга яры - әрәмәлек,
Наратлы тау итәге.
Сабантуйда кунак булып,
Бер ял итеп кит әле.
3. Җамали чишмәсе ага
Яр буенда тын гына.
Авылымны сагынып кайтам,
Күңелемдә моң гына.
4. Талында җырлый сандугач,
Шифалы һавалары.
Авылга ашкына күңел,
Без - авыл балалары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев