САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Үлән чәйләрен эчүдән тыелыгыз

Үлән чәйләре сәламәтлеккә файдалы, тәмле, хуш исле һәм арзанга төшә. Шуңа күрә халык бу чәйләрне ярата. Шулай да аларны еш эчүдән тыелырга кирәк.

Канлы үлән  

Бу үләнне гаймориттан, артриттан, ревматизмнан савыгу өчен эчәләр икән. Тик, сак булырга кирәк! Ул кан басымын төшерә, ашказаны һәм эчәк юлларын ялкынсындыра. Канлы үлән чәен табиб киңәшеннән башка эчмәвең хәерлерәк.  

Бөтнек  

 

Үлән чәйләре арасында иң популяры. Бөтнекнең яфраклары хуш исле, алар антибактериаль, ялкынсынуга каршы һәм антиоксидант үзенчәлекләренә ия. Ләкин, бөтнек чәен еш эчү, киресенчә сәламәтлеккә зарар китерергә мөмкин. Ул кан басымын төшерә, хатын-кызны балага уз­дырмый. Шулай ук әлеге үлән аппетитны ачканга күрә, фигурасын сакларга теләүчеләргә эчмәскә киңәш ителә.  

Реклама

Сары мәтрүшкә  

Бу үләнне гадәттә салкын тигәч пешереп эчә­ләр. Тагын гастриттан, колиттан, сару кайнаудан файдасы бар диләр. Лә­кин көн саен эчәргә кирәкми, чөнки ул аллергия китереп чыгара, артериаль кан басымын күтәрә, ирлек гайрәтен киметә. Иң куркынычы — организмдагы файдалы химик элементларны һәм кушылмаларны юк итә. Ә бит алар арасында организм өчен мөһим катнашмалар да булырга мөмкин.

 

Фото:https://pixabay.com

http://matbugat.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X