САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Әлмәт мәктәбендә кино төшергәннәр +ВИДЕО

- Укытучылар көне бик матур һәм истә калырлык итеп үткәрелде.

Укучылар "Безнең кадерле укытучыларыбыз" дип исемләнгән стена газетасы чыгардылар, мәктәп тормышына багышланган видеоролик ясадылар. Бу эштә 10 класс укучылары башлап йөрделәр. Газетага укытучыларның фотоларын куеп, аларга багышланган шигырьләр яздылар. 8-10 класс укучылары түбән сыйныф укучыларын укыттылар, үзләрен укытучы ролендә сынап карадылар, директор да билгеләнде. Һәр сыйныф укучылары үзләренең класс җитәкчесен тәбрикләде, үз кулллары белән ясалган бүләкләр тапшырды. Безнең укучыларыбыз әле педсовет, линейка да үткәрделәр. Бәйрәм укучыларга да, укытучыларга да бик ошады, - диләр Морад Рәмзи исемендәге Әлмәт урта мәктәбе укучылары.

Альбина Сабирова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

4

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев