САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

"Кояшкай" балалар бакчасы үзенең 45 еллык юбилеен билгеләп үтте

Сарман 1 нче номерлы "Кояшкай" балалар бакчасы үзенең 45 еллык юбилеен билгеләп үтте.

Әлеге бәйрәм көнендә коллективны юбилей белән котларга район мәгариф бүлеге җитәкчесе Сабиров Әлфәт Зиятдин улы һәм мәктәпкәчә белем бирү методисты Гарипова Зөлфия Шакирҗан кызы килделәр. Матур, изге теләкләрен җиткерделәр,озак еллар намуслы хезмәтләре өчен хезмәткәрләргә грамоталар һәм истәлекле бүләкләр тапшырдылар. Үзенең котлау сүзләрен бакча мөдире Ахкамова Илсөяр Госман кызы да җиткерде. Ул балалар тәрбияләүдә бакчаның тагын да зур уңышларга ирешеп, бердәм булып, озак еллар эшләвен теләде.
Шулай ук биредә үсеп килүче буынны тәрбияләүгә зур өлеш керткән кешеләр катнашты- балалар бакчасында күп еллар эшләгән ветераннар. Алар да шушы бакчада эшләгән елларының хатирәләрен яңарттылар. Озак еллар “Кояшкайны” җитәкләгән Әхмәдуллина София Мөҗәһит кызы үзенең бик матур теләкләрен җиткерде. Алдагы елларда да “Кояшкай” балалар бакчасына зур уңышларга ирешүен, хезмәткәрләргә сабырлык, акыллы балалар килүен теләде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев