САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Киләсе атнада Татарстан халкы дүрт көн ял итәчәк

4-10 ноябрьдә республика халкы өч көн генә эшләячәк, шуларның берсе бер сәгатькә кыскарак булачак.

Киләсе атнада, 4-10 ноябрьдә, татарстанлылар өч көн генә эшләячәк. Бу хакта ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.

4 ноябрьдә Россиядә Халыклар бердәмлеге көне билгеләп үтелә. Ул РФ Хезмәт кодексының 112нче маддәсе нигезендә ял көне санала.

6 ноябрь — ТР Конституциясе көне дә бәйрәм көн булып тора. Бу көнне татарстанлылар «Татарстан Республикасының бәйрәм көннәре һәм истәлекле даталары турында»гы закон нигезендә ял итә.

 

Шул рәвешле, республика халкы дүшәмбе һәм чәршәмбедә ял итәчәк. Сишәмбе, 5 ноябрьдә, эш көне бер сәгатькә кыскарак булачак.

Фото: pixabay.com

Чыганак: tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев