САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Кәүҗияктә Нәүрүзне бәйрәм иттеләр

Март ае – яз башы, бик матур ай. Бу ай озак заманнар буе яңа елның беренче ае булып йөргән. Язның көн белән төн тигезләшкән вакыты 21 – 22 март – Нәүрүз бәйрәме буларак билгеләнеп үтелгән. Нәүрүз – язны каршылап, язгы чәчү эшләре алдыннан үткәрелә торган халык бәйрәме ул.

Кәүҗияк авылының мәдәният йортында " Хуш киләсең, Нәүрүз"  дип исемләнгән бәйрәм үткәрелде.

Нәүрүз сүзенең мәгънәсе фарсыча яңа көн (ел) дигәнне аңлата. Бу көнне өйдән-өйгә кереп, теләк теләп, сый-бүләк җыеп йөргәннәр. Йорт хуҗаларына яңа елда саулык-иминлек, кырларга бай уңыш, кешеләр бер-берсенә озын гомер теләгәннәр.
Нәүрүз ул – игелек, дуслык бәйрәме. Бу гүзәл, язгы матур бәйрәм көнендә кешеләр бер-берсенә кунакка йөриләр, үзләре дә кунак чакыралар, булган үпкәләрен оныталар, бер-берсен гафу итәләр. Ул бәйрәмгә яз кызы гүзәл Нәүрүзбикә килә.
   Менә шуңа күрә, Нәүрүз ул – тынычлыкка, матурлыкка өндәүче бәйрәм.

Кәүҗияктә дә бәйрәм бик күңелле үтте. Ботка, коймак белән кайнар чәйләр эчеп сыйландылар һәм авыл халкы уеннарда да актив катнашты, җырладылар, биеделәр.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев