САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Халыкара туган тел көне

Бүген, 21 февральдә, Халыкара туган тел көне билгеләп үтелә.

Ул 2000 елда дөнья календарена керә. Бу көнне төрле чаралар үткәрелә.

Туган көнең белән, газиз татар телем...

И туган тел ,и матур тел

Әткәм, әнкәмнең теле

Дөньяда күп нәрсә белдем

Син туган тел аркылы

Габдулла Тукай.


Нинди матур сүзләр. Күп еллар узса да, бу сүзләр үзләренең мәгънәсен югалтмаган. Соңгы елларда кайсыбер татар балалары,бигрәк тә шәһәр җирендә яшәүчеләр, үзләренең ана телләрендә аралушадан читләшәләр.

 

Кайларда гына таралып яшәми икән татар кешеләре: Себердә,Уралда, Кырымда, Финляндиядә,Германиядә һәм башка бик күп җирләрдә.Шулай булса да, һәркайсыбызга үз телебез кирәк. Туган телгә без гаиләдә өйрәнәбез. Безнең телебез "әни" сүзе белән ачыла. Әниебез безне туган телебездә иркәли һәм назлый. Шуңа да аны халык «ана теле»дип атый. Ана сөте белән керә безгә газиз ана телебез.

Татар теле-бай тарихлы, борынгы телләрнең берсе икән. Беркемнән кыенсынмыйча, оялмыйча, рәхәтләнеп үз телеңдә сөйләшү ул бит шулкадәр рәхәт. Ә менә, татар булып та, татарча бер сүз дә белмәгәннәр - кызганыч.Кеше үз телен белергә тиеш дип уйлыйм мин. Үз телебезне саклап калыр өчен, урам һәм кибет исемнәрендә, газеталарда, белдерүләрдә, вокзалларда язулар татар телендә булырга тиеш.

Безнең бай китапханәләребез, зур язучыларыбыз бар. Туган телебезнең олылыгын, матурлыгын, нечкәлекләрен аңлатучы укытучыларыбыз бар. Без, киләчәк буын балалары, телебезне саклауга һәм үстерүгә өлеш кертербез дип уйлыйм.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев