САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Изгенең күңеле - көзге, диләр чыршылылылар

Югары Чыршылы авыл җирлегенең халык җыены, гадәттәгечә, элеккеге мәктәп бинасында узды.

Анда хәзер җирле үзидарә hәм бюджет оешмалары урнашкан. Шунысы проблема: бинада суык, аңа капиталь ремонт кирәк. Җирлек башлыгы үз чыгышында моңа аерым басым ясады hәм район башлыгына ярдәм сорап мөрәҗәгать итте. Илсур Камалетдинов узган ел авылларда башкарылган эшләргә тукталып, киләчәккә планнары белән дә уртаклашты. Халык авылда Интернет булмавын әйтте, юллар төзеклегенә бәйле тәкъдимен җиткерде. Авыл хуҗалыгындагы эшләр белән агрофирма бүлекчәсе җитәкчесе Рөстәм Розумбетов таныштырды. Участок инспекторы Ләззәт Хәсәнов криминоген хәл торышына тукталды.

Район башлыгы Фәрит Хөснуллин үз чыгышында районда узган ел башкарылган эшләр, социаль-икътисади үсеш турында сөйләде.

Соңыннан бүләкләүләр булды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев