САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Иске Имәндә тегүчеләр дә, калфак чигүчеләр дә бар

Авылларда кызыклы һәм файдалы очрашулар дәвам итә.

-Һөнәрле үлмәс, һөнәрсез көн курмәс, дигәннәр борынгылар. Эйе бу мәкаль һәрвакыт үз көчендә кала бирә. Районыбызның Иске Имән авылында "Ак калфак"лылар белән булган очрашуда без тагын бер кат моңа инандык. Авыл хатын-кызлары, апалары кул эшләренә бик оста икәннәр, араларында тегүчеләр, калфаклар ясаучылар, чигүчеләр дә бар. Тәжрибә уртаклашып, гореф-гадәтләребезне искә төшереп рәхәтләнеп, файдалы, җыр- биюле кичтә ял иттек. Очрашуларыбызда балаларыбызның теләп, кызыксынып йөрүләре, кул эшләре эшләүләре, күңелгә рәхәтлек бирә. Киләчәктә дә очрашулар насыйп булсын, мәдәниятебез, телебез, мирасыбызны саклап яшик, - дип хәбәр иттеләр Иске Имән авылыннан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев