САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Илексаз мәктәбе укучылары «Сарман» газетасы тарихы белән таныштылар

Бүген, 13 гыйнварда Россия матбугаты көне билгеләп үтелә.

Нәкъ менә бу көнне, 1703 елда Петр I указы буенча «Ведомости» газетасының беренче саны дөнья күргән. Бу көннән башлап Россия матбугаты үсеше башлана.

Журналист сүзенең халыкка йогынты ясау көче зур, ләкин ул сүзнең дөрес, гадел, һәр яктан үлчәнгән булуы зарур. Шуңа редакция хезмәткәрләреннән һәм хәбәрчеләрдән һөнәри осталык, тормыштагы вакыйгаларга объектив бәя бирә белү таләп ителә.

Интернет нык үсеш алган чорда газета—журналлар, шул исәптән районыбызның «Сарман» газетасы да, халыкка кирәкле һәм кызыклы булып калуы куанычлы күренеш. Редакциядә халыкны мәгълүматлы итү, аның рухи байлыгын арттыру, һәр яңалыкның асылына төшенергә ярдәм итүче журналистлар эшли. Алардан киңкырлы белем, тормыш тәҗрибәсе, яңа техник мөмкинлекләрдән нәтиҗәле файдалана белүне заман таләп итә.
Елдан-ел камиллеккә омтылучы «Сарман» газетасы хезмәткәрләренә алмашка мәктәбебездә нәни журналистлар үсә. Быелдан Илексаз мәктәбендә «Яшь хәбәрчеләр» түгәрәге эшли. Анда 10 укучы шөгыльләнә.

Бүгенге көн уңаеннан укучыларга тәрбия буенча директор киңәшчесе Рәзилә Шәмсетдинова «Сарман» газетасы тарихын сөйләде. Анда эшләүчеләр белән укучыларны таныштырды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев