САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Ике җирлеккә күчмә мотопомпалар комплектларын тапшырдылар

Бүген район Советында узган гадәттән тыш хәлләр комиссиясе утырышында янгыннар чыгуның төп сәбәпләре - ут белән саксыз эш итү, электр-көнкүреш приборларын, электр һәм мич җиһазларын урнаштыру һәм эксплуатацияләү кагыйдәләрен бозу турында җитди сөйләшү булды.

Анда торак секторда янгын куркынычсызлыгы торышы мәсьәләләре каралды, ялгыз яшәүче гражданнарга, күп балалы гаиләләргә һәм социаль яклауга мохтаҗларга аерым игътибар бирелде. Автоном төтен-янгын хәбәрчесе сатып алу, аларны ялгыз яшәүче гражданнар, күп балалы гаиләләр яшәүче торак йортларга, фатирларга урнаштыру турында Карар кабул ителде.
Утырыштан соң, район ирекле янгын формированиеләренең матди-техник базасын ныгыту максатларында, Саклаубаш, Ләке авыл җирлекләре бүлекчәләренә республика гранты кысаларында алынган күчмә мотопомпалар комплектларын тапшыру тантанасы булды. Чарада республикада ирекле янгын сүндерүчеләр җәмгыятенең Әлмәт районы һәм шәһәре бүлеге рәисе Рамил Латыйпов, янгын күзәтчелеге һәм янгын сүндерү составының җитәкче составы катнашты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев