САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Якташ язучыбыз Хәниф Хәйруллинның яңа китабы чыккан

Исән булса, аңа бүген 91 яшь тулыр иде

Кырык елга якын районның “Югары уңыш өчен”, “Ленинчы” газеталары редакциясендә бүлек мөдире, җаваплы сәркәтип, мөхәррир булып эшләгән, СССР Журналистлар, СССР Язучылар берлекләре әгъзасы, язучы Хәниф Хәйруллинның “Улларым, сез кайда?” дип исемләнгән яңа китабы басылып чыкты. Берничә повестьне үз эченә алган әлеге басманы нәшер итүне язучының улы Ленар Хәйруллин оештыра. Исән булса, Хәниф Гыйздулла улына бүген, 12 сентябрьдә, 91 яшь тулган булыр иде. “Туры сүзле, конкрет, үтемле фикерле, принципиаль иде”, - диләр аның хакында белгәннәр.
“Улларым, сез кайда?” әсәрендә татар халкы узган авыр тормыш юлы, колхозлашу чорлары, авыл кешеләренең сугыш китергән афәтләрне бергәләшеп күтәрүләре, улларын яу кырында югалткан ананың ачы язмышка дучар булуы татар авылы кешеләренең намуслы тырыш хезмәтләре аша сурәтләнә. Әсәрнең нигезендә Сарман районы авыллары тормышы ята.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев