САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Фитыр сәдакасы күпме булырга һәм кемнәргә бирелергә тиеш?

Фитыр сәдакасы бирү ваҗиб гамәлләрдән санала. Фитыр бары тик мохтаҗларга гына бирелә (әти-әнигә, туганыңа, мәчеткә, имамга, мәдрәсәгә түгел). Ләкин әгәр мәчет шушы мохтаҗларга таратуны үз өстенә алып башкарса, мәчеткә бирергә ярый.

Фитыр сәдакасының мәгънәсе – ураза тотучының уразасы кимчелекләрдән пакьләнеп, Аллаһ каршысында тулысынча кабул ителүен өмет итү.   Фитыр сәдакасы Ураза бәйрәме белән бәйле рәвештә бирелә. Пәйгамбәребез фитыр сәдакасын барлык ир-ат һәм хатын-кызларга, кечесенә һәм өлкәненә, Рамазан аенда бирергә кушкан. 

Сәдаканың күләмен Пәйгамбәребез билгеләгән, бу - бер сагъ (якынча тугыз кадак ясмык сыярлык савыт) тулысынча хөрмә, яки арпа, яки йөзем, яки ярты сагъ бодай (яисә он).     

Хәнәфи мәзһәбе галимнәре фәкыйрьләргә моны, бодай урынына, аның акчалата нисбәтендә бирергә мөмкин дип исәплиләр, чөнки фәкыйрьләрнең мохтаҗлыгы бер ризык кына булмаска мөмкин. 

ФОТО

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев