САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хәбәрләр

Ел хуҗасы ялгышмас, дөрес булмаган сүз сөйләмәс

Әйе, хөрмәтле дуслар, “Сарман”га язылып, сез дөрес эшләгәнсез һәм моңа hич тә үкенмәссез. Аҗдаhа хаклы, ул белми әйтмәс.

Әлеге карикатураның ике дистә еллык тарихы бар. Вакыт аралыгы аның әhәмиятен hич тә югалтмаган. Еллар арты еллар уза, тормыш арбасы алга тәгәри, ә массакүләм мәгълүмат чаралары үз рольләрен башкаруларын дәвам итәләр. Адәм баласы мәгълүматсыз яши алмый.

Соңгы елларда барыбызга да зур сынаулар аша үтәргә туры килде. Башта таҗлы вирус белән көрәштек, хәзер иминлек хакына берләштек. Алдагысы — Аллаһы Тәгалә кулында. Сыналсак та, сынатмый яшик, дуслар.

Сезнең кулда — газетабызның 2024 елда дөнья күргән тәүге саны. Өр-яңа елга аяк бастык, җәмәгать. Безгә булган ышанычыгыз, тугрылыгыгыз өчен зур рәхмәт сезгә. Без сезнең өметләрне акларга тырышырбыз. Сезнең өчен бик күп сюрпризларыбыз да бар. Бәйгеләр дә үткәрәчәкбез.

2024 ел Россиядә — Гаилә елы, Татарстанда Фәннитехник үсеш елы булачак. Бөтендөнья татар конгрессы аны «Шәхесләр елы» дип игълан итте. Моңа кадәр безне туган төбәгебезгә, аның халкына карата булган хөрмәт, мәхәббәт берләштерде, милли гамь якынайтты, араларны саклап торды, каләм осталары аны халык күңеленә сеңдерүне тормыш максаты иттеләр. Быел исә тагын да берләшү, бер гаилә булып яшәү мөһимлеге арта. Без бердәм булырга тиеш, шул чакта гына көчебез дә артачак. Дөрес, бер-берең белән күрешергә, кунакка йөрешергә, аралашырга вакыт җитми торган чорда яшибез. Аллаhка шөкер, бар нәрсә дә бар, әмма вакыт юк. Бәлки, бу — сылтау гынадыр да. Теләк барда беләк карышмый, диләр. Гәҗит-журнал укыр өчен дә вакыт тарлыгына зарланабыз. Күрешмә дә, аралашма да, сөйләшмә дә, укыма да... Ә тормыш кыйммәте нәрсәдә соң, яшәүнең мәгънәсе югала бармыймы? «Укудан туктаган кеше фикерләүдән туктый», — дигән бер акыл иясе.

Елдан-ел тиражлар кими. «Сарман» газетасына бүгенге көндә 1528 абунәче язылган. "Новый Сарман"ны 210 кеше алдыра. Тиражларның кимүе, әлбәттә, газета кызыксыз, эчтәлексез, дигән сүз түгел. Монда почта эшчәнлегенең йогынтысы да бар. Шулай да үз хезмәтләрен җиренә җиткереп башкарган фидакарь хат ташучыларга олы рәхмәтле без. Алдынгыларыбыз хакында узган ел газетада да язып чыктык. Подписка о ештыруда ярдәм күрсәткән район башлыгы Фәрит Хөснуллинга, авыл җирлекләре башлыкларына, оешма җитәкчеләренә, мәктәп директорлары — на, балалар бакчалары мөдирләренә олы рәхмәт сүзләрен җиткерәбез.

Аҗдаһа — уңыш, көч, байлык һәм ирек символы. Барыбыз өчен дә яңа ел шатлык-сөенечләргә, күңелле очрашуларга, гыйлемгә бай булсын. Иң мөһиме: сәламәт һәм акыллы булыйк!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев