САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Эксперт изоляциядән соң хезмәт хакы артачак өлкәләрне атады

Эксперт изоляциядән соң хезмәт хакы артачак өлкәләрне атады

Коронавируска бәйле вазгыять хезмәт базарында үзгәрешләр китереп чыгарачак. Пандемиядән соң да нинди хезмәтләргә ихтыяҗ булачагын, кайсыларына кимиячәген, шулай ук кемнәрнең хезмәт хакы артачагын хәзердән үк фаразларга була. Бу хакта Г.В.Плехнов исемендәге РЭУның «Кеше капиталын үстерү» кафедрасы доценты Людмила Иванова-Швецка сылтама белән РИА Новости яза.

«Эпидемия һәм озакка сузылган изоляциядән соң хезмәт базары, әлбәттә элеккечә булмаячак. Күп кенә белгечләргә ихтыяҗ һәм тәкъдим үзгәрәчәк, акча түләү, хезмәт оештыру дәрәҗәсе дә башкача булачак», — дип саный ул.

Хәзер пандемиянең иң үскән чорында ике уңай якны аерып күрсәтергә була. Мәсәлән, эшчеләргә ихтыяҗ һәм керем арта, болар: фармацевтика, азлап сату, онлайн хезмәтләр, шул исәптән күңел ачу һәм белем алу буенча хезмәтләр.

Әмма иртәме-соңмы пандемия бетәчәк, фармацевтика хезмәтләренә һәм товарларына, азлап сату-китереп бирү буенча хезмәтләргә ихтыяҗ кимиячәк. Шул сәбәпле бу өлкәләрдә хезмәт хакының җитди артуы көтелми.

https://tatar-inform.tatar/news/society/09-05-2020/ekspert-izolyatsiyad-n-so-hezm-t-haky-artachak-lk-l-rne-atady-5741573

ФОТО

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев