САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Чукмарлы музееның бай тарихы бар

Бүген – Халыкара музейлар көне

Районыбызда да музейлар аз түгел. Район Бөек Ватан сугышы һәм туган якны өйрәнү музееннан тыш, мәктәпләрдә дә музейлар эшли. Аларда туган төбәгебезнең тарихы, Бөек Ватан сугышы елларында халыкның хезмәт һәм фронт батырлыклары турында бай экспонат тупланган. Түбәндәге фоторәсемнәр – Чукмарлы авылы музееннан. Моннан ике генә ел элек оештырылуына карамастан, экспонатларның һәм материалларның күплеге белән сокландыра ул. Анда туган төбәгебезнең тарихы, халыкның Бөек Ватан сугышы елларында күрсәткән батырлыгы турында күп мәгълүмат табарга була. Ә шушы авылда туып үскән фронтовик шагыйрь Әзһәр Габидигә биредә аерым почмак багышланган.
Зөлфия Шәрипова язмасы һәм фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев