САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Быел Казанда ләм кырларын эшкәртү һәм биологик чистарту корылмасын төзекләндерү төгәлләнә

2024 елда «Экология» илкүләм проекты кысаларында Татарстанда өч зур төбәк проекты буенча билгеләнгән эшләр төгәлләнәчәк.

Шулай итеп, Казанда биологик чистарту корылмаларының ләм кырларын рекультивацияләү, башкаланың биологик чистарту корылмаларын төзекләндерү һәм Саба районы Шәмәрдән авылында нефть калдыклары белән пычранган җирләрнең икенче участогын рекультивацияләү тәмамланачак.

Ләм кырларын рекультивацияләү «Иделне савыктыру» федераль проекты кысаларында үткәрелә. ТР Экология һәм табигать байлыклары министрлыгында искәртүләренчә, агым суларны биологик чистарту барышында 100 гектар мәйданны биләп торган ләм кырлары полигонында 50 ел эчендә 4 миллион куб метрга якын калдыклар җыелган. Рекультвация башланганда әлеге объект үзенең проект йөкләнешен күптән инде сарыф итеп бетергән, кайбер участокларда тирәнлеге 8,5 метрга җиткән була. Якында гына Куйбышев сусаклагычы урнашуын исәпкә алганда, бу хәл эчә торган су чыганагы булган елга өчен һәм, гомумән, әйләнә-тирә мохит өчен зур куркыныч тудыра.

Рекультивация эшләре 2021 елда башлана. Бөтен эшләрнең гомуми бәясе 8 млрд 115 млн сумны тәшкил итә. Бүгенге көндә планлаштырылган күләмнең 66 проценты башкарылган.

«Иделне савыктыру» федераль проекты кысаларында шулай ук 2024 елда Казанның биологик чистарту корылмаларын төзекләндерү дә төгәлләнәчәк.

Илкүләм проект буенча башкарылачак өченче зур чара – Саба районының Шәмәрдән авылында нефть калдыклары белән пычранган җирләрнең икенче участогын рекультивацияләү. Үткән гасырның 90нчы елларында биредә эшләгән предприятиедән туфракка шактый гына зыян килгән. Проект буенча 4 746,3 кв. м пычранган җирләрне торгызырга, 10 мең куб м калдыкларны (шул исәптән, нефтьле калдыкларны) чыгарырга кирәк булачак. Зыян күргән җирләрнең беренче участогы торгызылган инде, хәзер икенче участогы рекультивацияләнә. Барлык эшләр 2024 елда тәмамланачак.

Мәгълүм булганча, үткән елның сентябрендә Шәмәрдән авылындагы җирләрне торгызу эшләре барышы белән Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов һәм Россия вице-премьеры Виктория Абрамченко танышкан иде.

Россиядә илкүләм проектлар РФ Президенты Владимир Путин инициативасы һәм йөкләмәсе буенча 2019 елдан тормышка ашырыла. Гамәлдәге илкүләм проектлар 2024 елда төгәлләнәчәк. 2023 елның 21 декабрендә Стратегик үсеш һәм илкүләм проектлар буенча советның утырышында дәүләт башлыгы яңартылган программалар әзерләргә һәм гамәлгә ашыра башларга йөкләмә бирде.

РФ Президенты йөкләмәсе нигезендә быел су объектларын савыктыру буенча 2030 елга кадәр исәпләнгән яңа федераль проект төзелә. Проектны әзерләү кысаларында Татарстаннан 29 су объектын экологик яктан савыктыру һәм 17 чистарту корылмасын төзекләндерүгә кагылышлы чаралар исемлеге юнәлдерелгән, дип хәбәр иттеләр ТР Экология һәм табигать байлыклары министрлыгыннан.

Тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/byel-kazanda-lam-kyrlaryn-eskartu-ham-biologik-cistartu-korylmasyn-tozeklanderu-togallana-5881685

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев