Бүлмәгездә хлорофитум үсәме?
.
Хлорофитум – иң файдалы бүлмә гөлләренең берсе. Ул бактерия һәм вирусларны үтерә, һаваны зарарлы кушылмалардан – ацетоннан, формальдегидтан, кургаштан, терекөмеш парларыннан чистарта. Аны берничә урынга куясың икән, сулыш алу сизелерлек яхшыра. Әлеге гөлнең кызыклы үзлеге бар. Ул дымны яфракларына туплый, соңыннан һавага бүлеп чыгара. Бу кыш көне – фатирлар ягыла торган вакытта яхшы. Хлорофитум – теләсә-нинди шартларда да яхшы үсә торган гөл. Су, яктылык ярата, ләкин туры кояш нурларын үз итми.
ФОТО:https://ru.freepik.com/
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев